Парламентның профильле комитетларында бюджет турындагы закон проекты буенча киң фикер алышу дәвам итә

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында депутатлар 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын карадылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты карамагындагы бүлекләр һәм статьялар өлешендә депутатларны «2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР законы проекты белән ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова таныштырды.

«Татарстандагы барлык 45 муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының бюджеты, берләштерелгән бюджетны тәшкил итүче 911 җирлекнең  бюджеты фаразлары төзелде. Муниципаль берәмлекләрнең барлык бюджетлары дефицитсыз булыр дип фаразлана», – дип ассызыклады Алла Анфимова.

«Гомумдәүләт мәсьәләләре» бүлеге буенча чыгымнар 2026 елга республика бюджетында 61,1 млрд сум күләмендә акча каралган. 2026 елга җирле бюджетларга субсидияләрнең гомуми күләме 26,6 млрд сум күләмендә каралган.

Бюджет турындагы закон проектын тикшерү барышында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, комитет рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов, депутатлар Михаил Сыровацкий, Олег Власов, Евгений Солтанов муниципалитетларга грант ярдәме күрсәтү һәм үзара салым программасын гамәлгә ашыруны дәвам итү мәсьәләләренә кагылдылар.

Бүген үк комитет утырышында Татарстанның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проеим итте. Аның әйтүенчә, әлеге закон проектын кабул итү республика Сайлау кодексын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International