Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте

2025 елның 17 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясады. Юллама VII чакырылыш республика Дәүләт Советының Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узган икенче утырышында яңгырады.

Чыгышында Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп үткәнчә, икътисадның тотрыклы үсеше, шулай ук федераль үзәкнең ярдәме нәтиҗәсендә бөтен республикада илкүләм проектларны һәм республика программаларын тормышка ашыру дәвам иттерелә, аларның төп максаты – гражданнарның тормышын яхшырту.

Аның сүзләренчә, соңгы 5 елда зур эшләр башкарылган: 540 млрд сумга 22 меңнән артык социаль объект төзелгән һәм капиталь төзекләндерелгән, 15 млн кв. метр торак тапшырылган. Файдалануга тапшырылган торакның күләме инде дүртенче ел рәттән 3 млн кв. метрдан артып китә, 600 меңнән артык гаилә үзенең торак шартларын яхшыртуга ирешкән.

“Әлеге саннарда Президентыбыз Владимир Владимирович Путинның өлеше гаять зур, аның йөкләмәләре нигезендә гаиләләргә, авыл халкына булышуга юнәлтелгән, ИT-ипотека һәм башка төрле бик күп ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла”, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, республиканың социаль ипотека программасы кысаларында табиблар, укытучылар, предприятие хезмәткәрләре һәм бюджетның башка тармакларында эшләүче 12 меңнән артык гаилә фатир ачкычлары алган, күп фатирлы йортларда өлешле төзелештә катнашучылар белән бәйле четерекле мәсьәләләр тулысынча хәл ителгән – 3 меңнән артык кешенең милеккә хокукы торгызылган.

Территорияләрне төзекләндерүгә куелган таләпләр тулысынча үзгәртелгән. Карарлар кабул итүгә гражданнарны җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә.

5 ел эчендә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында бөтен республика буенча 1,5 млн кеше яши торган 5174 күпфатирлы йорт ишегалды төзекләндерелгән, гомуми суммасы 54 млрд сумга төшкән. Ял итү, аралашу, балалар тәрбияләү өчен заманча һәм куркынычсыз мәйданчыклар булдырылган. Яңартылган ишегаллары яше-картының яраткан урынына әйләнгән.

10 ел эчендә җәмәгать урыннарын үстерү дәүләт программасы кысаларында барлык 45 муниципалитетта гомуми суммасы 33 млрд сумга 450 парк, сквер, бульвар һәм яр буйлары төзекләндерелгән.

“Боларның барысы да республика халкына ял итү шартларын яхшыртырга, шулай ук туристлыкны актив рәвештә үстерергә ярдәм итә. Узган елда гына да Татарстанга 4,3 млнга якын кеше килде”, - дип белдерде республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә бездә 48 республика программасы эшләп килә, алар Татарстанның барлык шәһәр округларында һәм муниципаль  районнарында гамәлгә ашырыла. Быел 3 700 социаль объект – мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар, яшьләр үзәкләре, спорт һәм мәдәният объектлары төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк. Бу исемлеккә шулай ук муниципаль районнарда сөт кухнялары, көч структуралары, күп функцияле үзәк биналары төзү һәм аларны капиталь төзекләндерү, боз ареналары төзү дә керә.

«Торак-коммуналь инфраструктура объектларын яңарту республика программасын эшләтеп җибәрү киләсе 5 елга алда торган иң җитди һәм зур чыгымнар сорый торган бурычларның берсе булып тора. Әлеге өлкә республикада яшәүче һәр кешегә дә кагыла. Быел коммуналь челтәрләрне төзүгә һәм яңартуга 16 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Безнең бурыч – челтәрләрдә өзеклекләр булдырмау максатында алдан төзекләндерү эшләре алып бару, аварияләр санын һәм коммуналь челтәрләрдә югалтуларны бермә-бер киметү», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International