2025 елның 1 октябренә салымнар буенча бурыч 11 253,6 млн.сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурыч 245,1 млн.сумга яки 2% ка арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.
Банкротлык һәм юкка чыгару процедураларында булган бурычлылар буенча бурыч суммасы 2025 елның 1 октябренә 6 270,0 млн.сум (яки 56%) тәшкил иткән. Узган ел белән чагыштырганда банкротлык һәм юкка чыгару процедураларында булган бурычлылар буенча бурычның артуын 635,3 млн. сум (яки 11%) тәшкил иткән.
2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда төп үсеш түбәндәге салымнар буенча булган:
- салым салуның гадиләштерелгән системасы 228,4 млн. сумга (яисә 45% ка);
- оешмалардан җир салымы 125,7 млн. сумга (яисә 21% ка);
- физик затлар кеременә салым 118,7 млн. сумга (яисә 4% ка);
- оешмалардан транспорт салымы 25,1 млн. сумга (яисә 12% ка);
- һөнәри керемгә салым 21,5 млн. сумга (яки 11% ка).
Шулай ук акцизлар буенча бурыч 82,3 млн.сумга арткан (яки 140% ка).
Физик затларның милек салымнары буенча бурыч 2025 елның 1 октябренә 1 031,7 млн. сум тәшкил иткән, 2024 елның 1 октябре белән чагыштырганда ул 186,2 млн.сумга яки 15% ка кимегән (01.10.2024 – 1 217,9 млн. сум).
“Узган ел белән чагыштырганда үсеш 30 муниципаль районда һәм Чаллы шәһәрендә булды”, - дип билгеләп үтте Алла Анфимова.
Киңәшмәдә шулай ук аренда түләүләре буенча бурычларны киметү һәм 2025 елда физик затларның милек салымнарын вакытында түләвен тәэмин итү мәсьәләләре дә каралды.