1 октябрьгә федераль бюджеттан 44,4 млрд сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Агымдагы елның 1 октябренә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 44,4 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 62,4%ы) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:

дотацияләр – 235,7 млн сум (100%),

субсидияләр – 34,8 млрд сум (59,6%),

субвенцияләр – 5,7 млрд сум (77,4%),

башка бюджетара трансфертлар – 3,5 млрд сум (70,3%),

федераль фондлардан кергән чаралар – 208,6 млн сум (88,5 %).

Кергән федераль акчалар максатчан билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә.

2025 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә планлаштырылган чараларның гомуми суммасы 71,2 млрд сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International