Бөтенроссия гимнастика көне ел саен октябрьнең соңгы шимбәсендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1999 елда РФ спорт һәм нәфис гимнастика федерацияләре тарафыннан актив һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, шулай ук бу борынгы спорт төрен яктырту максатында гамәлгә куелган. Бу көнне бөтен ил буйлап гимнастиканы үстерүгә һәм аны киң җәелдерүгә юнәлдерелгән төрле чаралар, фестивальләр, мастер-класслар һәм ярышлар уза.
Спортның гимнастика төрләрен популярлаштыру максатында 24-25 октябрьдә Казанда беренче тапкыр спортның биш төре буенча Бөтенроссия гимнастика көнен үткәрү планлаштырыла. Татарстан Республикасы спортчылары барлык әлеге спорт төрләре буенча диярлек әйдәп баручылар рәтенә керә.
Әлеге чара программасында Россиянең һәм Татарстанның алдынгы спортчылары катнашында Татарстанның спорт мәктәпләре укучылары өчен мастер-класслар уздыру планлаштырылган.
2025 елда Казанда Бөтенроссия гимнастика көнен оештыруга һәм уздыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 9 800,4 мең сум юнәлдереләчәк.