Бюджет турында закон проекты беренче укылышта карауга әзерләнде

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты парламент комитетларында профильле юнәлешләр буенча карау процедурасын узды һәм Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим ителде. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында закон проекты буенча Дәүләт Советының барлык комитетларының тәкъдимнәре һәм кисәтүләре исәпкә алынган җыелма бәяләмә кабул ителде.  Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советында тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев катнашты.

Утырышны ачып, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин әйтүенчә, Татарстан Республикасы бюджеты проекты буенча парламентның барлык профильле комитетларында фикер алышканнар. «Республика бюджеты проекты буенча фикер алышуларда җәмәгатьчелекнең ике меңнән артык вәкиле катнашты. Дәүләт Советы комитетлары утырышлары һәм парламент тыңлаулары кысаларында әйтелгән барлык тәкъдимнәр исәпкә алынды һәм җыелма бәяләмәгә кертелде, ул бүген каралачак һәм кабул ителәчәк», – дип белдерде Леонид Якунин.

Бюджетның төп параметрлары турында Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов чыгыш ясады.

Финанс министры Марат Фәйзрахманов бюджетның керем һәм чыгым өлешенә җентекләп тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, керемнәр нигездә табышка салымнан, физик затлар кеременә салымнан, салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салымнан тора.

Фаразларга караганда, 2026 елда табышка салым 130,3 млрд сум тәшкил итәчәк, 2026 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым 235,9 млрд сум, республика бюджетына – 165,4 млрд сум булыр дип фаразлана. «Салым буенча исәп-хисаплар Икътисад министрлыгы фаразлаган хезмәткә түләү фондыннан, агымдагы елда салым керемнәренең көтелгән суммасыннан һәм планлаштырылган чорда аның үсеш темпларыннан чыгып башкарылды», – диде министр.

Финанс министры билгеләп үткәнчә, әһәмиятле салымнарның берсе – оешмалар милкенә салым, ул 2026 елда 44,6 млрд сум күләмендә булыр дип фаразлана. Татарстан Республикасы бюджетына акцизлар 49,3 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән алкоголь продукциясенә һәм спиртка акцизлар.

Татарстан Республикасы бюджетының салым булмаган керемнәре 31 млрд сум күләмендә фаразлана.Әлеге күләмгә җир һәм мөлкәтне арендалаудан һәм сатудан кергән керемнәр, штрафлар, табигать ресурсларыннан файдаланган өчен түләүләр, түләүле хезмәт күрсәтүләрдән һәм дәүләт чыгымнарын компенсацияләүдән кергән керемнәр, штрафлар кертелгән.

Чыгымнар турында сөйләгәндә, Марат Фәйзрахманов 45 муниципаль район һәм шәһәр округлары, авыл җирлекләре бюджетларының алдагы өч елга дефицитсыз булыр дип фаразлануы турында сөйләде.

Финанс министры билгеләп үткәнчә, бюджетта социаль өлкәдәге яңа учреждениеләрне файдалануга тапшыруга, хезмәт хакын күтәрүгә, резерв фондларын формалаштыруга, төбәк проектларын гамәлгә ашыруга, бюджет учреждениеләре тарафыннан милеккә салым һәм җир салымын түләүгә акча каралган. Шулай ук җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп финанслар бүлеп бирү дә каралган.

Тулаем алганда, 2026 елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше 604,8 млрд сум, чыгым өлеше – 618,6 млрд сум, дефицит – 13,8 млрд сум күләмендә фаразлана.

Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев республика Хисап палатасының бюджет буенча бәяләмәсе, гомумән алганда, уңай булуын әйтте. «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына бюджет проекты бюджетның баланслылыгы принципларын һәм Бюджет кодексында билгеләнгән бюджет чыгымнарын тулаем каплауны исәпкә алып формалаштырылган», – дип билгеләде Альберт Вәлиев.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты да беренче укылышта карауга әзерләнде. Документның төп параметрларын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте. Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының керем өлеше күләме 2026 елга 100,1 млрд сум күләмендә планлаштырылган, 2027 елга – 107,0 млрд сум һәм 2028 елга – 111,8 млрд сум. 2026 елда, 2027 һәм 2028 еллар план чорында фонд бюджеты балансланган һәм дефицитсыз булыр дип планлаштырыла.

Татарстан Республикасы бюджеты турында фикер алышуда катнашып, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы тәкъдим иткән үсеш планнарын гамәлгә ашыру өчен хакимиятнең барлык тармакларына да көч куярга кирәклегенә басым ясады.

2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты ТР Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта каралачак.

Бүген профильле комитет әгъзалары мәҗбүри медицина иминияте кысаларында махсус хәрби операция ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү һәм медицина реабилитациясе турында мәгълүмат тыңладылар.ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтү өчен Россия Оборона министрлыгының хәрби госпитале эшләве, Республика клиник хастаханәсендә һәм М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә,  Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә махсус ятаклар урнаштырылуы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International