2025 елның 1 декабрендә мөлкәт салымнарын түләү вакыты килеп җитә

2025 елның 22 октябре, чәршәмбе

2025 елның 1 декабрендә мөлкәт салымнарын (2024 ел өчен) түләү вакыты җитә. Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматлары буенча физик затлардан мөлкәт салымнары 2025 елда барлыгы 11,5 млрд.сум күләмендә түләнергә тиеш.

Салым хәбәрнамәләре салым органнары тарафыннан түләү срогы килеп җитәргә 30 көннән дә соңга калмыйча юллана.

Гомуми кагыйдә буенча, хәбәрнамә электрон формада Россия Федераль салым хезмәте сайтында салым түләүчеләрнең шәхси кабинетлары аша җибәрелә. Әгәр дә аңа керү мөмкинлеге булмаса, документ заказлы хат белән юнәлтелә. Шулай ук, хәбәрнамә, шундый ысулны махсус сайлаган очракта, Дәүләт хезмәтләре порталы аша да җибәрелергә мөмкин.

Әгәр 1 ноябрьгә кадәр хәбәрнамә килмәсә, салым түләүчегә мөстәкыйль рәвештә инспекциягә мөрәҗәгать итәргә кирәк — шәхсән, электрон рәвештә шәхси кабинет аша яки «Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә» сервисы ярдәмендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International