2025 елның 9 аенда ТР берләштерелгән бюджетының керем өлешенә 421 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр кергән

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә 2025 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының үтәлеше нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2025 елга бурычлары турында хәбәр итте.

Барлык муниципаль берәмлекләрне тоташтырып видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Фәйзрахманов үзенең докладында билгеләп үткәнчә, 2025 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлешенә 421 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр кергән. сум, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетында – 349 млрд. сум, җирле бюджетларда – 72 млрд.сум тупланган.

2025 елның тугыз аенда табышка салым 111,5 млрд.сум тәшкил иткән. Хисап чорында физик затлар кеременә салым республиканың берләштерелгән бюджетына 149 млрд сум күләмендә кергән. 2025 елның 9 аенда берләштерелгән бюджетта акцизлар 34,7 млрд сум тәшкил иткән. Республиканың берләштерелгән бюджетына җыелма керемгә салым 28 млрд. сум кергән. Җир салымы җирле бюджетларга 7 млрд. сум күләмендә җыеп алынган.

2025 елның 9 аенда салым булмаган керемнәр Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 50,7 млрд сум кергән, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетында – 43,1 млрд сум, җирле бюджетларда – 7,6 млрд сум күләмендә тупланган.

Берләштерелгән бюджет чыгымнары 443 млрд. сум тәшкил иткән.  Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары – 364 млрд.сум, җирле бюджетлар чыгымнары – 149 млрд. сум күләмендә башкарылган.

«Ел башына калган бюджет акчалары һәм 9 айда кергән керемнәр хезмәт хакларын тулысынча һәм вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек бирде", - дип ассызыклады Татарстан финанс министры.

2025 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектлар кысаларындагы чараларны финанслауның гомуми күләме 44,1 млрд. сум тәшкил итә. 9 айда 29 млрд. сум үзләштерелгән.

Чыгышының азагында Марат Фәйзрахманов түбәндәге бурычларны билгеләде. "Бюджетның керем өлешен сыйфатлы үтәүне тәэмин итәргә, бурычларны киметергә, республика бюджеты һәм федераль чараларны үз вакытында, нәтиҗәле һәм тулы күләмдә үзләштерергә, 2026-2028 елларга республика бюджетын карау һәм раслау эшен тәмамларга. Үз чиратында, муниципалитетлардан салым салу мәсьәләләрендә үз вакытында карарлар кабул итү сорала. Алга таба – билгеләнгән срокларда җирле бюджетларны расларга кирәк булачак», - дип йомгаклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International