Марат Фәйзрахманов: «Бюджетта беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия чыгымнарның артуы каралган»

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

ТР финанс министры М.Д. Фәйзрахмановның 2026-2028 елларга бюджет проекты буенча Дәүләт Советы утырышында чыгышы

Республика Конституциясенең 94 маддәсе һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 61 маддәсе нигезендә Рәис тарафыннан Дәүләт Советына тикшерүгә киләсе 2026 елга һәм 2027-2028 еллар план чорына бюджет турында закон проекты кертелде.

Татарстан Республикасының бюджет турындагы закон проекты Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы тарафыннан куелган таләпләргә туры китереп әзерләнде.

Закон проектын 23 маддә һәм 36 кушымта тәшкил итә. Аннан кала Бюджет кодексы тарафыннан каралган документлар һәм материаллар тәкъдим ителә. Аларда бюджет формалаштыру барышын тулысынча чагылдырган мәгълүмат тупланган. Шуларның иң әһәмиятлеләре – социаль-икътисадый үсеш фаразы һәм аның үтәлеше анализы, бюджет һәм салым сәясәтенең төп юнәлешләре, керемнәр буенча исәп-хисаплар, бюджет үтәлешенең көтелгән бәяләве, бюджетара трансфертларны хисаплау методикалары, дәүләт программаларының паспортлары.

Бюджетны формалаштыру – Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «база» варианты һәм республикабыз Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүнең төп күрсәткечләре нигезендә гамәлгә ашырылды. Фаразда федераль бюджет һәм салым законнарындагы үзгәрешләр исәпкә алынды.

Шундый катлаулы шартларда, хуҗалык итүче субъектлар һәм муниципаль берәмлекләр белән берлектә, аерым керем чыганаклары буенча 2026-2028 елларга фараз әзерләнде.

Алга таба өч еллык чорга бюджетның керем чыганаклары турында.

Докладта 2026 елга күләмнәр әйтеләчәк. План чорына, ягъни 2027 һәм 2028 елларга күрсәткечләр экранга чыгарылачак.

Табышка салым керемнәрен бәяләгәндә Икътисад министрлыгы фаразы, Федераль салым хезмәтенең хисабы, республиканың эре һәм урта оешмалары мәгълүматлары файдаланылды.

Башкарылган эш нәтиҗәсендә салым кереме 130 млрд. сум күләмендә фаразлана.

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым 236 млрд.сум, республика бюджетына – 165 млрд. сум күләмендә фаразлана.

Әлеге салым берләштерелгән бюджетның төп керем чыганагы булып тора. Аның үз керемнәрендәге чагыштырма авырлыгы 42 процент тәшкил итә.

Салым буенча исәп-хисаплар агымдагы елда салым керемнәренең көтелгән суммасыннан, Икътисад министрлыгы фаразлаган хезмәт хакы фондыннан һәм аның планлаштырылган чорда үсеш темпларыннан чыгып башкарылды.

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетында акцизлар 51 млрд.сум, республика бюджетында – 49 млрд. сум тәшкил итәр дип фаразлана. Акциз товарлар төрләре буенча төзелешне сез экранда күрәсез.

Киләсе салым – оешмалар мөлкәтенә салым. 2026 елда ул 45 млрд.сум күләмендә фаразлана. Планлаштырганда төп капиталга инвестицияләр фаразы һәм салым хисабы мәгълүматлары исәпкә алынды.

Җир салымы муниципаль берәмлекләр бюджетларының шактый керем чыганагы булып тора. Салым буенча фараз, дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләрен исәпкә алып, факттагы керемнәр динамикасы нигезендә формалаштырылды һәм барлык муниципаль районнар һәм шәһәр округлары белән килештерелде. Аның керемнәре ел саен 10 млрд.сум булыр дип фаразлана.

Транспорт салымы 8 млрд. сум күләмендә бәяләнә. Керемнәрне бәяләгәндә салым хисабы мәгълүматлары, транспорт чараларының саны һәм транспорт салымы буенча ташламалар исәпкә алынды.

Җыелма керемгә салымнар буенча керемнәр 38 млрд. сум күләмендә фаразлана. Салым төзелешен сез слайдта күрәсез. Фараз салым органнары хисапларыннан һәм факттагы керемнәр динамикасыннан чыгып төзелде.

Тулысынча муниципаль берәмлекләр бюджетларына күчерелә торган физик затлар мөлкәтенә салым 4,2 млрд.сум күләмендә бәяләнә.

Салым булмаган керемнәр берләштерелгән бюджетка 38 млрд. сум, республика бюджетына – 31 млрд. сум күләмендә фаразлана. Әлеге күләмгә җир һәм мөлкәтне арендалаудан һәм сатудан кергән керемнәр, штрафлар, экологик түләүләр һәм башка керемнәр кертелгән.

Сезгә тәкъдим ителгән бюджет проектында федераль бюджеттан максатчан бюджетара трансфертлар кертелмәгән. Әлеге күләмнәр икенче укылышка кертелгән төзәтмәләрдә исәпкә алыначак.

Алга таба – бюджет чыгымнары турында.

Чыгымнар буенча фаразларны формалаштыруга нигездә федераль макроикътисадый күрсәткечләр һәм индекс-дефляторлар салынган. Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнарының тәкъдим ителә торган төзелеше чыгым вәкаләтләрен финанслауны тәэмин итә.

Бюджет чыгымнарын сыйфатлаучы, аерым үзенчәлекләрне билгеләп узам.

Беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия булган чыгымнар арта. Аларның үсеше берләштерелгән бюджетның капиталь характердагы чыгымнарын киметә. Пропорцияләрне экранда күрә аласыз.

Чыгымнарның дәүләт программалары буенча бүленеше дәвам итәчәк. Бюджет чыгымнарының программаларга кергән өлеше слайдта китерелә.

Бюджетта, берничә ел дәвамында гамәлдә булган социаль әһәмияткә ия чараларны, финанслау каралган. Бу максатларга чыгымнар 8,5 млрд. сум тәшкил итә. Аларның исемлеге слайдта күрсәтелгән.

Шулай ук бюджетта – социаль өлкәнең яңа учреждениеләрен файдалануга кертүгә, хезмәт хакын күтәрүгә, резерв фондларын формалаштыруга, капиталь чыгымнарга, төбәк проектларын гамәлгә ашыруга, бюджет учреждениеләре тарафыннан милек салымын һәм җир салымын түләүгә акчалар каралган. Халыктан җыелган үзара салым акчасын җәлеп итеп, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә, бюджетара трансфертларны бүлеп бирүне дәвам итү тәкъдим ителә.

Бюджет чыгымнарының аерым юнәлешләрен сыйфатлауга күчәм.

Бюджетның чыгым өлеше бюджет классификациясе нигезендә «Гомумдәүләт мәсьәләләре» бүлегеннән башлана. Бүлек буенча 2026 елга берләштерелгән бюджет чыгымнарының гомуми күләме – 72, республика бюджеты буенча – 61 млрд. сум күләмендә фаразлана. Бу бүлеккә резерв фондлары чыгымнары; идарә аппаратын, фән учреждениеләрен, Архив эше буенча дәүләт комитетын, җәмәгать судьяларын тоту, шәһәр һәм авыл җирлекләренә грантлар бирү, аерым чыгым юнәлешләре буенча үзәкләштерелгән чаралар керә.

«Илкүләм оборона» бүлеге буенча республика бюджеты чыгымнары 64 млн. сум тәшкил итәчәк.

Чираттагы бүлек – берләштерелгән бюджет буенча чыгымнары суммасы 4,1, республика бюджеты буенча – 3 млрд. сум тәшкил иткән «Илкүләм иминлек һәм хокук саклау эшчәнлеге». Әлеге бүлек буенча Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгын тоту һәм аның чаралары күздә тотыла.

Берләштерелгән бюджет буенча – 128,5, республика бюджеты буенча чыгымнары – 126 млрд. сум тәшкил иткән «Илкүләм икътисад» бүлеге берничә тармакны берләштерә. Шулардан иң эреләре – юл хуҗалыгы, капиталь характердагы чыгымнар, авыл хуҗалыгы, транспорт.

«Торак-коммуналь хуҗалык» бүлегендә берләштерелгән бюджет буенча – 37, республика бюджеты буенча – 26 млрд. сум күләмендә чыгымнар фаразлана.

«Әйләнә-тирә мохитне саклау» бүлегендә берләштерелгән бюджет буенча барлыгы – 898 млн. сум, республика бюджеты буенча – 546 млн.сум күләмендә акча каралган. Чыгымнар табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыруга, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы аппаратын, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрне тотуга юнәлтелә.

Бюджет чыгымнарының иң эре бүлеге – «Социаль-мәдәни өлкә».

Социаль өлкәгә чыгымнар параметрлары әлеге чыгым позициясе динамикасы ел саен үсештә булуын күрсәтә.  База 2025 елга 2028 елда чыгымнар кырык проценттан артыкка артачак.

Социаль-мәдәни өлкәдә чыгымнар күләме буенча иң зур тармак – «Мәгариф». Бүлектә 2026 елда берләштерелгән бюджет чыгымнары – 201, республика бюджетыныкы – 114 млрд. сумга җитәчәк.

Әлеге чыгымнарда өстәмә рәвештә – мәгариф учреждениеләренең яңа челтәре, укучылар саны арту, кадет интернатларында тәрбияләнүчеләрне тоту, йомгаклау аттестациясе үткәрү, хезмәт хакын күтәрүгә акчалар, республиканың социаль максатчан программалары исәпкә алынган.

Социаль өлкәнең алдагы бүлеге – «Мәдәният, кинематография». Бүлек буенча 2026 елда берләштерелгән бюджет чыгымнары – 28 млрд. сум күләмендә фаразлана.

Чараларны грантлар бирүгә, китап фондларын туплауга, иҗади берлекләргә ярдәм итүгә, музейларны, театрларны, циркны, китапханәләрне, иҗат коллективларын тотуга юнәлдерү планлаштырыла.

Чираттагы бүлек – «Сәламәтлек саклау». Мәҗбүри медицина иминияте чараларын исәпкә алып, сәламәтлек саклауны тоту һәм үстерүгә чыгымнарның гомуми күләме 142, республика бюджеты буенча – 54 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Республика бюджетында сәламәтлек саклауга чыгымнар югары технологияле ярдәм күрсәтүне, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт күрсәтүне тәэмин итүче учреждениеләрне тотуны, медикаментлар һәм җайланмаларны үзәкләштереп сатып алуны, гемодиализ процедураларын үткәрүне, медицина оешмаларын мәҗбүри медицина иминияте системасы аша бер каналлы финанслауны үз эченә ала.

Чираттагы бүлек – «Социаль сәясәт». Биредә берләштерелгән бюджет чыгымнары барлыгы 73,7, республика бюджеты буенча – 73,4 млрд. сум күләмендә фаразлана. Әлеге күләмнәрдә агымдагы елда түләнә торган, барлык социаль пособиеләр һәм түләүләр каралган.

«Физик культура һәм спорт» бүлеге буенча берләштерелегән бюджет чыгымнары 16, республика бюджеты буенча – 7 млрд. сум тәшкил итә. Чараларны спорт әзерлеге учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итүгә, массакүләм спорт һәм югары казанышлар спорты өлкәсендә чараларны оештыруга һәм уздыруга юнәлтү каралган.

«Массакүләм мәгълүмат чаралары» бүлеге буенча 2026 елга чыгымнар республика бюджеты буенча 2 млрд. 30 млн. сум, шул исәптән телерадиотапшыруларга – 1 млрд. 298 млн. сум, вакытлы матбугат һәм нәшриятларга – 697 млн. сум күләмендә фаразлана.

Алдагы бүлек – «Дәүләт (муниципаль) бурычка хезмәт күрсәтү». Әлеге бүлек буенча чыгымнар берләштерелгән бюджетта 1,1 млрд.сум, республика бюджет буенча – 772 млн. сум тәшкил итәчәк.

Тулаем алганда, 2026 елга берләштерелгән бюджетның керем өлеше – 604,8 млрд.сум, чыгым өлеше – 618,6 млрд. сум, дефицит – 13,8 млрд. сум күләмендә фаразлана.

2026 елга республика бюджеты керемнәр буенча – 498,2 млрд.сум, чыгымнар буенча – 512 млрд. сум, дефицит – 13,8 млрд. сум итеп билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International