2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 14 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документ икенче укылышта каралачак.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Дәүләт Советына кертелгән бюджет турындагы закон проекты профильле юнәлешләр буенча парламент комитетлары утырышларында каралды, республиканың төп финанс законы буенча киң фикер алышу парламент тыңлаулары форматында узды. Моннан тыш, Татарстанның барлык муниципалитетлары катнашында видеоэлемтә форматында республика киңәшмәсе узды.
Финанс министры Марат Фәйзрахманов өч елга республика бюджеты параметрлары турында җентекләп сөйләде. 2026 елга республика бюджеты керемнәр буенча – 498,2 млрд сум, чыгымнар буенча – 512 млрд сум, дефицит – 13,8 млрд сум итеп билгеләнә.
Бюджет проектына уңай бәяләмәне республика Хисап палатасы бирде. Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев билгеләп үткәнчә, кертелгән закон проекты Бюджет кодексы нигезләмәләренә туры килә, анда дәүләт бурычы күләме һәм аңа хезмәт күрсәтү чыгымнары, кытлык күләме буенча бюджет законнарында билгеләнгән чикләүләр үтәлгән.
Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, бюджет проекты өстендә эш республика Хөкүмәте һәм муниципаль берәмлекләр белән тыгыз элемтәдә барган. Дәүләт Советында киң фикер алышулар узган, парламент тыңлаулары оештырылган. «Бюджет һәр юнәлеш буенча, һәр бүлек буенча җентекләп каралды, килгән тәкъдимнәр Дәүләт Советы һәм республика Хөкүмәте тарафыннан эшкә алынды. Нәтиҗәләр буенча комитет җыелма нәтиҗә әзерләде», – дип белдерде профильле комитет рәисе.
Леонид Якунин әйтүенчә, дөнья икътисадының үсеш темплары кимүгә, югары санкцияләр басымына, тышкы сәүдә чикләүләренә һәм эре икътисадларның нефтькә ихтыяҗы кимүгә карамастан, Татарстан тотрыклылык һәм ел саен үсеш күрсәтә. 2025 ел йомгаклары буенча республиканың тулай төбәк продукты 5,4 триллион сум дәрәҗәсендә көтелә. «2026 ел бюджеты социаль юнәлешне саклый. Социаль-мәдәни өлкәгә, җирле бюджетларны да кертеп, чыгымнарның гомуми күләменең 60,5% ы юнәлдереләчәк, – дип белдерде Леонид Якунин. – Россия бюджеты проектын беренче укылышта караганда салым салуның яңа шартларына акрынлап күчү мәсьәләсен күтәрделәр һәм бюджетның 2 нче укылышына әлеге төзәтмәләр кабул ителер дигән өмет бар. Һәрхәлдә, бу үзгәрешләр, бер яктан, бюджетта чагылыш табачак, әмма икенче яктан, эшлекле активлык кимүгә юл куймас өчен, эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең өстәмә чараларын таләп итәчәк. Һәм моның өчен, барыннан да элек, федераль бюджеттан ярдәм чараларын арттырырга һәм төбәк өстенлекләреннән файдаланырга кирәк».
Өстенлекле бурычлар арасында Леонид Якунин чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыруны, импортны алмаштыруны үстерүне, салым түләүчеләр белән электрон элемтәләрне киңәйтүне атады. «2026-2028 елларга Татарстан бюджеты – ул финанс документы гына түгел, бу социаль тотрыклылыкны һәм катлаулы тышкы шартларда икътисадый үсешне тәэмин итү стратегиясе. Татарстанның бюджет сәясәте өстенлекләре гомумроссия сәясәтенә туры килә, бу – барлык социаль йөкләмәләрне һичшиксез үтәү, оборона һәм иминлекне тәэмин итү, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, инфраструктураны үстерү. Проект шуңа юнәлдерелгән», – дип йомгаклады сүзен Леонид Якунин.
Парламентарийлар фикер алышуга күчеп, бюджетның керем өлешен формалаштыру мәсьәләләренә игътибар иттеләр. Аерым алганда, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев нефть компанияләренең республика бюджетына керткән өлешләренең процент нисбәтендә ачыклык кертүне сорады. «9 ай эчендә табышка салым буенча керемнәр 111,5 млрд сум тәшкил итте. Ел ахырына кадәр планлы билгеләнешләр үтәләчәк дип көтәбез, алар 128 млрд сум тәшкил итә. Нефтьчеләр өлешенә карасак, бу агымдагы елда якынча 30% тәшкил итәчәк, ә киләсе елга план – керемнәр буенча 130 млрд», – дип җавап бирде финанс министры Марат Фәйзрахманов.
Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов яңа салым үзгәрешләренең республика бюджетында ничек чагылыш табачагы белән кызыксынды. «Барлык бу үзгәрешләрне без анализладык, без аларны икенче укылышка кертәчәкбез. Шуны әйтәсем килә, акцизлар өлешендә үзгәрешләр булачак. Көчле алкоголь һәм күбекле эчемлекләргә акцизлар арта. 2026 елга акцизлар алуның бу өлеше буенча әлегә 3,7 млрд сумга артачак дип фаразлыйбыз», – диде финанс министры.
Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева алдагы елга күп балалы гаиләләргә ярдәмнең яңа формасы – җир кишәрлеге урынына акчалата түләүләр кертелүгә бәйле рәвештә акча салынганмы икәнлеген ачыклады. Финанс министры Марат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, әлеге чарага республика Рәисе тарафыннан агымдагы елда якынча 500 млн сум бүлеп бирү турында карар кабул ителгән, шундый ук сумма киләсе елга да салынган.
Утырышта 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына бюджет проекты буенча КПРФ парламент фракциясе позициясен аның җитәкчесе Хафиз Миргалимов белдерде. «Кабул ителә торган бюджетның социаль юнәлеше – бу төп мәсьәлә. Без документ турында фракция утырышында профильле комитет рәисе, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән берлектә фикер алыштык. Конструктив диалог булды. Мин күрше төбәкләрнең бюджетларын карадым, билгеләп үтәсем килә, безнең бюджет яхшы».
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика бюджеты турындагы закон проекты буенча фикер алышуга йомгак ясап, документның киң фикер алышу узуын һәм беренче укылышта кабул итү өчен тулысынча әзер булуын билгеләп үтте. «Төзәтмәләр өстендә эш башлана, төзәтмәләр кертү срогы 14 ноябрьгә кадәр билгеләнгән» , – дип белдерде парламент җитәкчесе, шулай ук профильле комитетка бу чорда киләчәк төзәтмәләрне гомумиләштерергә һәм закон проектын 20 ноябрьгә кадәр икенче укылышта карау өчен әзерләргә кушты.
Күпчелек тавыш белән бюджет турындагы закон проекты кабул ителде.