Бүген Дәүләт Советы утырышында 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Быел республика бюджетының керем өлеше 71,4 млрд сумга тулыланды.
Республиканың финанс министры Марат Фәйзрахманов аңлатканча, үзгәрешләр агымдагы елның 9 аендагы факттагы керемнәрне һәм ел йомгаклары буенча аерым керем чыганакларыннан көтелә торган керемнәрне исәпкә алып кертелә.
Төбәк бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 42,5 млрд сумга, физик затлар кеременә салым буенча планлы күрсәткеч – 16,6 млрд сумга, оешмалар милкенә салым буенча – 2,6 млрд сумга арткан.
Моннан тыш, салым булмаган керемнәр күләме – 21,9 млрд сумга, ә «Кире кайтарылмый торган кертемнәр» бүлеге – 28,9 млрд сумга арткан.
Өстәмә рәвештә алынган акчалар илкүләм проектлар һәм федераль программалар чараларын, юл эшләре, социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь төзү һәм ремонтлау программаларын финанслауга юнәлдереләчәк. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итүгә һәм социаль өлкәне үстерүгә юнәлдерелгән проектлар да өстәмә финансланачак.
«Үзгәрешләрне исәпкә алып, быел республика бюджеты керемнәре 576,5 млрд сум, чыгымнар 593,8 млрд сум булыр дип фаразлана, бюджет кытлыгы кими һәм 17,3 млрд сум тәшкил итәчәк. Кытлык финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән», – дип йомгаклады сүзен Марат Фәйзрахманов.