2025 елда Татарстан Республикасында «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында чаралар гамәлгә ашырыла.
Аны финанслауга республика бюджетында 562,0 млн. сум каралган, шул исәптән 467,4 млн.сумы – федераль бюджет акчалары.
Күрсәтелгән акчалар исәбеннән ике федераль проект чаралары гамәлгә ашырыла, аерым алганда:
- урманнарны торгызу мәйданын арттыруга, урманнарны торгызу өчен урман орлыклары запасын булдыруга, махсуслаштырылган учреждениеләрне урман янгыннары техникасы һәм җайланмалары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән финанслау күләме 111,8 млн. сум булган «Урманнарны саклау» федераль проекты;
- Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләүгә, су объектларын чистартуга һәм аларның чикләрен билгеләүгә юнәлдерелгән финанслау күләме 450,2 млн.сум булган «Россия суы» федераль проекты.