2025 елның 29 ноябрендә Финанс грамоталылыгы һәм эшкуарлык буенча Бөтенроссия чемпионатының Финанс грамоталылыгы буенча федераль кубогы узачак. Гаризаларны casegames.ru/cup платформасында бирергә мөмкин.
Чемпионат дирекциясе финанс белеме һәм эшкуарлык буенча Бөтенроссия чемпионатында катнашырга гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмаларыннан 10-18 яшьлек укучыларны чакыра.
Финанс грамоталылыгы буенча федераль кубок – укучыларның финанс грамоталылыгы буенча онлайн-квиз формасындагы дистанцион ярышлары ул.
Финанс грамоталылыгы буенча федералькубокта катнашу өчен:
casegames.ru/cup платформада теркәлергә һәм 2025 елның 15 ноябренең Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатьтән дә соңга калмыйча кубокта катнашу өчен гариза бирергә;
кубокка әзерлек буенча онлайн-вебинарларда катнашырга;
vk.com/fincup ВК рәсми төркемендә яңалыкларны күзәтеп барырга кирәк.
Кубокта катнашу бушлай. Ярышлар онлайн-форматта уза. Кубокта катнашучыларның барысы да электрон сертификат, ә җиңүчеләр - оештыручылардан дипломнар һәм бонуслар алачак.
2019 елдан 2025 елга кадәрге чорда чемпионат чараларында һәм ярышларында Россия Федерациясенең 82 төбәгеннән 80 000 нән артык мәктәп укучысы һәм студент, 20 000 нән артык гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү педагоглары катнашты.