Шәһәр яны тимер юл транспортыннан файдалана алу максатларында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбеннән тимер юл транспорты оешмаларына субсидияләр бирелә.
Субсидияләр пассажирлар йөртү тарифларын дәүләт тарафыннан көйләүгә һәм аерым категориядәге гражданнарга шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү өчен түләү буенча ташламалар бирелүгә бәйле рәвештә алынмаган керемнәрне каплауга бирелә.
Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы бюджетыннан тимер юл транспорты оешмаларына 311,3 млн. сумлык субсидияләр бирелгән.