Кадерле хезмәттәшләр!
Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне һәм якынлашып килүче республикабыз дәүләт бәйрәме – Конституция көне белән котлыйм!
Безнең төрле диндәге, милләттәге һәм катлаудагы дәүләтебез гражданнарының бердәмлеге һәм татулыгы һәрвакытта Ватаныбыз куәтлелеге һәм иминлегенең мөһим нигезен тәшкил итә. Шул ук вакытта бу үзенчәлек халыкның яшәү дәрәҗәсе һәм сыйфаты үсешенә йөз тоткан проектларны гамәлгә куюга, дәүләтнең социаль-икътисадый мөмкинлекләрен ныгытуга да хезмәт итә.
Конституция көне алдыннан шулай ук төбәкнең тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итә торган төп законнарны үтәүнең мөһимлеген истә тоту зарур. Шул уңайдан һәрберебез Татарстан Республикасы Конституциясенең төп нигезләмәләрен гамәлгә ашыруда үз белемнәрен, тәҗрибәсен һәм талантларын актив кулланырга омтылырга тиеш. Онытмыйк, илебезнең киләчәге безнең актив гражданлык позициябезгә, милләтара татулыкка һәм җәмгыятьнең бердәмлегенә бәйле.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, яраткан республикагызның, илебезнең чәчәк атуы һәм үсеше хакына хезмәт эшчәнлегегездә уңышлар телим!
Татарстан Республикасы
финанс министры Марат Җәүдәт улы Фәйзрахманов