2022 елда эшләтеп җибәрелгәннән бирле операторы Кече һәм урта эшмәкәрлек Корпорациясе булган МСП.РФ цифрлы платформасы аша кече һәм урта предприятиеләр 101,3 млрд сумлык ташламалы финанслау алган. Бу вакыт эчендә аның финанс сервислары аша Россиянең барлык төбәкләреннән ташламалы микрозаймнарга, җиһазлар лизингына, югары технологияләр, станоклар төзү һәм робот техникасы өлкәсендә кредитлауның махсус программаларына 50 меңнән артык гариза бирелгән. Әлеге мәгълүматларны Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе матбугат хезмәтендә китерделәр.
Кече һәм урта бизнес тарафыннан алынган финанс ярдәменең яртысыннан артыгы онлайн режимда кредит алуга туры килгән. Әлеге сервистан эш башлаучы һәм гамәлдәге эшмәкәрләр 16,3 мең тапкыр файдаланган.
Иң кирәкле сервислар арасында – микрофинанслау алу. Мөрәҗәгатьләр саны буенча ул цифрлы платформада булган барлык финанс инструментлары арасында алда бара – 2022 елдан 29 меңгә якын гариза килгән. Аның аша эшмәкәрләр 35,5 млрд сумнан артык акча алган. Тагын 8 млрд сумнан артык кече һәм урта бизнес ташламалы лизинг финанславы рәвешендә алган. Барлыгы базар ставкаларыннан түбәнрәк булган дәүләт ярдәме белән җиһазларны лизингка алуга 4,5 меңгә якын гариза бирелгән.