Су мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең аерым вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга субвенцияләр керү турында

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы бюджетына су мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең аерым вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 103,8 млн. сум күләмендә субвенцияләр килеп иреште.

Күрсәтелгән акчалар исәбеннән түбәндәге чаралар гамәлгә ашырыла:

- елгаларның үзәннәрен суларын чистартуга – 40,8 млн. сум;

- «Су басулардан һәм суларның башка тискәре йогынтысыннан саклау һәм гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган су объектларының, су саклау зоналарының һәм су объектларының яр буе саклау полосаларының чикләрен билгеләү, шулай ук күрсәтелгән чикләрне махсус мәгълүмат билгеләре белән беркетү, су объектларын (буаларны һәм елгаларны) чистартуга – 18,9 млн. сум;

- «Экологик иминлек» илкүләм проекты составына керүче «Россия суы» федераль проекты кысаларында Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасын чистартуга – 44,1 млн.сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International