Татарстанның берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында 483,7 млрд сум тәшкил иткән. Әлеге чараларның 398,1 млрд сумы республика бюджетына, 85,6 млрд сумы җирле бюджетларга кергән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.
«Узган елның ун аена карата керемнәр 10,1%ка яки 44 млрд сумнан артыкка артты», - дип билгеләде ул.
Аның сүзләренчә, бу керемнәрнең НДФЛ буенча 27,6 млрд сумга, акцизлар буенча 2 млрд сумга һәм милек салымы буенча 5,9 млрд сумга артуы белән аңлатыла. Моннан тыш, 18,1 млрд сумга салым булмаган керемнәр арткан.
Шул ук вакытта министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Татарстанның берләштерелгән бюджетына табышка салым буенча керемнәр 13,2 млрд сумга кимегән.
Анфимова өстәп әйткәнчә, Татарстан берләштерелгән бюджет керемнәре күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында бишенче урында тора һәм Идел буе федераль округында алда бара.
«Быелның 10 аенда без узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда уңай динамика күзәтәбез, бу чыгым йөкләмәләрен тулы күләмдә үтәүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде», – дип йомгаклады министр урынбасары.