Татарстан финанс министры: гыйнвар-октябрь айларында җирле бюджетларга керемнәр керү динамикасы уңай

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

2025 елның гыйнвар-октябрь айларында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының берләштерелгән бюджетларына 175,2 млрд.сум кергән, бу еллык планлы билгеләнешләрнең 95% тәшкил итә. Керемнәрнең җирле бюджетларда туплану динамикасы уңай. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән 2025 елның гыйнвар-октябрь айларында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2025 елда көтеләчәк үтәлеш мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Чарада «Татэнергосбыт» ААҖ, «Газпром Межрегионгаз Казан» ЯАҖ вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында Марат Фәйзрахманов ассызыклаганча, узган ел белән чагыштырганда салым һәм салым булмаган керемнәр һәм төп керем чыганаклары буенча үсеш тенденциясе бар. 2025 елның гыйнвар-октябрь айларында республиканың җирле бюджетларына салым һәм салым булмаган керемнәр 85,6 млрд.сум яисә еллык планлы билгеләнешләрнең 95% тәшкил иткән.

2025 елның гыйнвар-октябрь айларында кергән керемнәр һәм ел башына калган акчалар бюджетларның чыгым йөкләмәләренең үтәлүен тәэмин иткән. Социаль әһәмияткә ия барлык чыгымнар тулы күләмдә һәм вакытында башкарылган, җирле бюджетларның планлаштырылган чыгымнары җитәрлек күләмдә финансланган.

"Ел ахырына кадәр барлык дәрәҗәдәге бюджетларны сыйфатлы үтәргә һәм график нигезендә бюджет язмасын вакытында әзерләү һәм киләсе финанс елы башыннан бюджет процессын оештыру максатыннан 2026-2028 елларга бюджетларны раслауны тәэмин итәргә кирәк", - дип билгеләде Татарстан Республикасы финанс министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International