Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы дәүләт граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу турындагы закон таләпләренең үтәлешен тәэмин итү, шулай ук дәүләт хезмәткәрләренең коррупциягә каршы көрәш максатларында билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәве мәсьәләләре буенча семинар оештырды.
Чара Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Рөстәм Аюкасов рәислегендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Казначылык департаменты хезмәткәрләре, Казначылык департаментының территориаль бүлекләре хезмәткәрләре катнашында видеоконференция режимында узды.
Семинарда Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры Иван Пензин, «Сибур-РТ» АҖ комплаенс-менеджеры Айрат Хәйруллин катнашты.
Чыгышында Рөстәм Аюкасов коррупциягә каршы көрәшнең мөһимлеген һәм законнарны төгәл үтәү кирәклеген ассызыклады.
"Без дәүләт хакимияте органы вәкилләре булганга күрә, һәркайсыбыз законлылыкны һәм хокук тәртибен саклауда үз ролен аңларга тиеш. Шул рәвешле генә без коррупциягә нәтиҗәле каршы тора алачакбыз", - дип билгеләде Татарстан финанс министрының беренче урынбасары.
Чара барышында семинарда катнашучылар керемнәр турында мәгълүмат бирүнең төп аспектлары һәм дәүләт граждан хезмәте өлкәсендә мәнфәгатьләр конфликты ситуацияләрен кисәтү һәм хәл итү кагыйдәләре буенча аңлатмалар алдылар.