Татарстанның авыл китапханәләрен үстерү: «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында модернизация

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Китапханәләр авыл җирендә мәдәният үзәкләре булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында әлеге китапханәләрне үстерүгә, аларны модель китапханәләргә әйләндерүгә игътибар бирелә.  

2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына бюджет турында Федераль законда Идел буе федераль округы субъектларына модель муниципаль китапханәләр төзүгә 2025 елга 628 330,0 мең сум күләмендә субсидияләр каралган. 

2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында модель китапханәләр төзүгә 39 000,1 мең сум каралган, шул исәптән 30 810,0 мең сум федераль бюджет хисабына.

Әлеге чаралар заманча китапханәләр булдыруга, муниципаль китапханәдән файдаланучыларның фәнни һәм сәнгати эчтәлекле заманча мәгълүмат ресурсларына, вакытлы матбугатның цифрлаштырылган ресурсларына, «Интернет» челтәренә киң полосалы керү мөмкинлеген тәэмин итүгә һәм башка чыгымнарга юнәлдереләчәк. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International