Эш бирүчеләргә инвалидлар өчен эш урыннарын саклап калуга һәм булдыруга субсидияләр бирү

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Инвалидларны реабилитацияләү һәм социализацияләүнең төп ысулларның берсе – хезмәт кую мөмкинлеген тудыру.

Татарстан Республикасында бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, “Инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау һәм инвалидларны, социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен аерым эш төрләрен (һөнәрләрне) резервлау турында” 2006 елның 24 июлендәге 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.

Моннан тыш, эш бирүчеләргә инвалидлар өчен эш урыннарын саклап калу һәм булдыруга субсидияләр бирү өчен Татарстан Республикасы бюджетында ел саен 30 381,8 мең сум чаралар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International