2025 елның 1 декабрендә физик затларның милек салымнарын түләү срогы килеп җитте

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

2025 елның 1 декабрендә физик затларның милек салымнарын түләү срогы килеп җитте. Алар арасында:

- мөлкәткә салым;

- җир салымы;

- транспорт салымы.

Салым вакытында түләнмәгән очракта, 2 декабрьдән түләү вакыты узган һәр көн өчен пенялар исәпләнә.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы искә төшергәнчә, 2025 елның 1 ноябреннән шәхси эшмәкәр булмаган физик затларның салым бурычларын исәпкә алу һәм каплауның яңа тәртибе үз көченә кергән.

Салым бурычы, гражданның түләтелә торган салым суммасы белән ризалыгына яисә килешмәвенә карап, суд тәртибендә дә, судтан тыш тәртиптә дә түләтеләчәк. Әгәр каршылыклар булмаса, сумма счетлардан судтан тыш тәртиптә, ә ризасызлык очрагында суд аша алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International