2025 елның ноябрендә Казан шәһәрендә су спорт төрләре буенча бөтенроссия һәм халыкара чаралар уздырылды. Алар арасында:
йөзү буенча Россия чемпионаты (25 метр);
су спорт төрләре буенча «Мастерс «Россия һәвәскәрләр кубогы» бөтенроссия ярышлары;
су спорт төрләре буенча халыкара конференция.
Әлеге чаралар Россия спортының абруен ныгытуга, спорт инфраструктурасын үстерүгә һәм яшьләрне су спорт төрләре белән шөгыльләнүгә җәлеп итә.
Су спорт төрләре буенча чараларның төп максатлары:
- илнең иң көчле спортчыларын ачыклау;
- халыкара ярышларда катнашу өчен Россия җыелма командасын формалаштыру;
- Россия йөзүчеләренең спорт осталыгын арттыру.
Су спорт төрләре буенча бөтенроссия һәм халыкара чараларны оештыруга һәм уздыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 15 611,4 мең сум юнәлдереләчәк.