Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «өч йолдыз» категориясеннән түбән булмаган, 50 номерлы яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы канунга кул куйды.
Үзгәрешләр “Оешмалар мөлкәтенә салым турында” ТР Законының 3 маддәсенә кертелде. 0,1% күләмендәге ташламалы ставка кунакханә ачылганнан бирле ун ел дәвамында гамәлдә булачак.
Закон проекты VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының агымдагы елның 27 ноябрендә узган 16 нчы утырышында кабул ителде.
Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, салымнардан азат итү яңа кунакханәләр төзүне тизләтергә, эш урыннары булдырырга һәм номерларның үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Салым керемнәренең вакытлыча кимүе инвестицияләр, чиктәш тармаклар үсеше һәм туристларны урнаштыруның легаль сегменты өлеше арту белән компенсацияләнергә тиеш, дип белдергән иде инициатива авторлары.
Аңарчы оешмалар мөлкәтенә салым буенча ташламага 2024 елның 1 гыйнварыннан 2026 елның 31 декабренә кадәр файдалануга тапшырылган яңа кунакханәләр дәгъва итә алган.
Кунакханә бизнесына ярдәм “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” илкүләм проекты максатларына туры килә.