2025 елның 19 декабрендә 19 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 2025 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм 2026 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча уртак коллегиясе узачак.
Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов 2025 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлешенең якынча нәтиҗәләре һәм 2026 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында сөйләячәк.