2025 елда бюджетның көтелгән үтәлеше нәтиҗәләре турында финанс, казначылык һәм салым органнарының уртак утырышында фикер алыштылар

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

2025 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2025 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм 2026 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча уртак коллегиясе булды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев катнашты.

Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов агымдагы елда берләштерелгән бюджет үтәлешенең нәтиҗәләре һәм финанс системасы органнарының алдагы чорга бурычлары турында нотык белән чыгыш ясады.

«2025 елның 11 аенда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетында 529,9 млрд.сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр тупланды», - дип билгеләп үтте Татарстан финанс министры.

Алынган мәгълүматларга караганда, 2025 елда 586,7 млрд.сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алыначак. Республика бюджетына 480,9 млрд. сум керәчәк. Җирле бюджетларның керемнәре 105,8 млрд. сум күләмендә бәяләнә.

Берләштерелгән бюджет төзелешендә чагыштырма авырлыгы зур әһәмияткә ия булган төп керем чыганаклары арасында – физик затлар кеременә салым, табышка салым, акцизлар, оешмалар мөлкәтенә салым. Алар бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәренең 80% тәшкил итә.

Ел нәтиҗәләре буенча физик затлар кеременә салымны 216,7 млрд.сум күләмендә җыеп алу фаразлана. Табышка салым 145,8 млрд. сум булыр дип көтелә. Берләштерелгән бюджетка акцизлар 47,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. Оешмалар милкенә салым 45,3 млрд.сум булыр дип көтелә. Агымдагы ел йомгаклары буенча җир салымы 10,5 млрд.сум күләмендә көтелә.

2025 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым булмаган керемнәр 69,5 млрд.сум күләмендә керәчәк, шулардан республика бюджетына – 59,2 млрд. сум, җирле бюджетларга – 10,3 млрд. сум.

Марат Фәйзрахманов ассызыклаганча, ел башына калган бюджет акчалары һәм бюджетка кергән керемнәр барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын тулысынча һәм вакытында җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек бирәчәк.

2025 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектлар кысаларындагы чараларны финанслауның гомуми күләме 47,3 млрд.сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә – 27 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә – 20,3 млрд. сум.

Чыгышында Татарстан финанс министры шулай ук агымдагы ел ахырына кадәр эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.

Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы бюджеты турындагы Закон 29 ноябрьдә Рәис тарафыннан имзаланган һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган. Субсидияләр бирү буенча федераль органнар белән килешүләр төзү эше дәвам итә. Килешүләр финанс елы башланганчы имзаланырга тиеш.

Бүгенге көнгә күпчелек муниципаль берәмлекләрдә җирле бюджетлар кабул ителгән. Калган муниципалитетларга бюджетларны раслауны график нигезендә төгәлләү таләп ителә. Аннары бюджет процессын ел башыннан вакытында оештыру максатыннан кыска вакыт эчендә бюджетларны бастырып чыгарырга кирәк.

«Барлык дәрәҗәдәге бюджетларны сыйфатлы итеп үтәргә, аларның баланслылыгын тәэмин итәргә, 2026-2028 елларга бюджетларны раслауны төгәлләргә, яңа бюджет язмаларын финанслый башларга кирәк", - дип йомгаклады Марат Фәйзрахманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International