2025 ел нәтиҗәләре буенча федераль бюджеттан ТР бюджеты кеременә бюджетара трансфертлар 96,1 млрд сум күләмендә керәчәк

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 11 аенда Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан барлыгы 73,9 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 76,0%) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән: дотацияләр – 303,7 млн сум (100%), субсидияләр – 62,0 млрд сум (73,4%), субвенцияләр – 6,6 млрд сум (91,1%), башка бюджетара трансфертлар – 4,7 млрд сум (93,9%), федераль фондлардан кергән чаралар – 304,6 млн сум (100%).

Кергән федераль чаралар максатчан билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелде.

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан бюджетара трансфертлар 96,1 млрд сум күләмендә керәчәк, шул исәптән: дотацияләр – 303,7 млн сум, субсидияләр – 83,4 млрд сум, субвенцияләр – 7,1 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 5,0 млрд сум, федераль фондлардан кергән чаралар – 305,7 млн сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International