Татарстанда биш һәм аннан күбрәк бала үстерүче күпбалалы гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтелә

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ биш һәм аннан күбрәк бала үстерүче күпбалалы гаиләләргә өстәмә ярдәм рәвешендә Татарстан Республикасында әлеге категория гражданнарына торак урыннары алуга сертификатлар бирү аша Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбеннән торак урыннары белән тәэмин итү каралган.

2007 елдан 2025 елга кадәрге вакыт эчендә күп балалы гаиләләргә Татарстан Республикасы бюджеты хисабына 651 сертификат рәсмиләштерелгән.

2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында әлеге максатларга 273,5 млн. сум күләмендә чаралар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International