2026 елның 1 гыйнварына салымнар буенча бурыч 12 595,1 млн. сум тәшкил иткән

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

2026 елның 1 гыйнварына салымнар буенча бурыч 12 595,1 млн.сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурыч 1 746,9 млн.сумга яки 16%ка арткан. Бу хакта муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмә барышында Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.

2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда түбәндәге салымнар арткан:

- физик затлар кеременә салым 659,2 млн. сумга (яисә 23% ка);

- оешмалардан җир салымы 222,7 млн. сумга (яисә 43% ка);

 - салым салуның гадиләштерелгән системасы 193,2 млн. сумга (яисә 42% ка);

- салым салуның патент системасы 165,2 млн. сумга (яисә 8 мәртәбәгә);

- табышка салым 130,0 млн. сумга (яисә 3% ка);

- оешмалар мөлкәтенә салым 74,8 млн. сумга (яисә 14% ка);

- оешмалардан транспорт салымы 56,4 млн. сумга (яисә 33% ка);

- физик затлар буенча җир салымы 42,7 млн. сумга (яисә 19% ка);

- һөнәри керемгә салым 25,6 млн. сумга (яисә 14% ка);

- автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы 1,8 млн. сумга (яисә 17% ка);

- бердәм авыл хуҗалыгы салымы 0,9 млн. сумга (яисә 42% ка).

Моннан тыш, акцизлар буенча бурыч 286,2 млн. сумга арткан.

“Узган ел белән чагыштырганда үсеш 35 муниципаль районда, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә күзәтелде”, - дип билгеләп үтте Алла Анфимова.

Шулай ук киңәшмәдә аренда түләүләре буенча бурычларны киметү һәм 2026 елда физик затларның милек салымнарын вакытында түләвен тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International