«Кан һәм аның компонентлары донорлыгы турында» 2012 елның 20 июленнән 125-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә «Россиянең мактаулы доноры» күкрәк тамгасы белән бүләкләнгән затларга ел саен акчалата түләү билгеләнгән. 2026 елда түләү күләме 19 497,68 сум тәшкил итә.
«Россиянең мактаулы доноры» күкрәк тамгасы белән бүләкләнгән затларга еллык акчалата түләү бирү чыгымнарын финанслар белән тәэмин итү федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына керә торган субвенцияләр исәбеннән гамәлгә ашырыла.
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законында 2026 елга әлеге максатларга 260 284,6 мең сум күләмендә чаралар каралган.