Республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына 12,2 млрд. сумлык бюджетара трансфертлар бирелгән

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар каралган.

Татарстан Республикасы бюджетыннан җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар дотацияләр, субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар рәвешендә бирелә.

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы бюджетыннан республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына 12,2 млрд. сумлык бюджетара трансфертлар бирелгән, шулардан:

- дотацияләр – 0,2 млрд. сум;

- субсидияләр – 5,1 млрд. сум;

- субвенцияләр – 6,9 млрд. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International