Татарстан Республикасында илкүләм проектларны актив тормышка ашыру дәвам итә. 2026 елда республикада 11 илкүләм проект гамәлгә куелачак.
Аларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында барлыгы 53,0 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан 28,8 млрд сум – федераль бюджет һәм 24,2 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп биреләчәк.
Агымдагы елның гыйнварында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 1 543,6 млн сум юнәлдерелгән, касса башкаруы 1 398,6 млн сум тәшкил иткән.