Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнарның һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2026 елның гыйнварында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2026 елның гыйнвар-февралендә көтелгән үтәлеш мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмәләр узды.
Киңәшмәләр «Татэнергосбыт» ААҖ, «Газпром Межрегионгаз Казан» ЯАҖ вәкилләре катнашында узды.
Киңәшмәләр барышында керемнәрне җирле бюджетларга туплау, планлаштырылган чыгымнарны финанслау чыганаклары белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Шулай ук салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны каплау, физик затларның мөлкәт салымнарын вакытында түләү буенча башкарыла торган эш нәтиҗәләре турында да фикер алыштылар.
«2026 елның гыйнварында муниципаль районнарның һәм шәһәр берәмлекләренең берләштерелгән бюджетларына 14,6 млрд. сум күләмендә керемнәр тупланды, бу еллык планлы билгеләнешләрнең 7,4% тәшкил итә», - дип белдерде Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов.
Киңәшмә барышында Марат Фәйзрахманов ассызыклаганча, 2026 елның гыйнварында кергән керемнәр һәм ел башына калган акчалар бюджетларның чыгым йөкләмәләрен үтәүне тәэмин иткән. Социаль әһәмияткә ия барлык чыгымнар да тулы күләмдә һәм вакытында башкарылган, җирле бюджетларның планлаштырылган беренче чираттагы чыгымнары җитәрлек күләмдә финансланган.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр берәмлекләренең берләштерелгән бюджетлары чыгымнары 2026 елның гыйнварына 20,2 млрд. сум күләмендә үтәлгән, бу 2025 ел дәрәҗәсенә карата 105% тәшкил итә.