Илкүләм проектларны актив гамәлгә ашыру дәвам итә. 2026 елның 1 мартына илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнарның үтәлеше 3,2 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 6,1 процентын тәшкил иткән. Нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
- “Гаилә” – 2,4 млрд сум;
- “Яшьләр һәм балалар” – 602,6 млн сум;
- “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” – 142,6 млн сум;
- “Озын һәм актив тормыш” – 30,8 млн сум.
2026 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 53 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан 28,8 млрд сумы федераль бюджет акчалары исәбеннән һәм 24,2 млрд сумы Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән юнәлтеләчәк.