1 мартка федераль бюджеттан 2,9 млрд сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар кергән

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 1 мартына Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 2,9 млрд сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:

субсидияләр – 659,8 млн сум,

субвенцияләр – 1,6 млрд сум,

башка бюджетара трансфертлар – 692,0 млн сум,

федераль фондлардан кергән чаралар – 5,1 млн сум.

Кергән федераль акчалар максатчан билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә.

2026 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә планлаштырылган чараларның гомуми күләме 92,9 млрд сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International