Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» IX Республика үзешчән башкаручылар фестивале турында

2026 елның 20 марты, җомга

Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» Республика үзешчән башкаручылар фестивале өлкән буын гражданнарының үз-үзләрен тормышка ашыру һәм социаль активлыгын үстерү, аларны төрле эшчәнлеккә җәлеп итү һәм ялларын оештыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасының барлык районнарында Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» IX Республика үзешчән башкаручылар фестиваленә әзерлек башланып китте.

Фестиваль 11 номинация буенча уздырыла. Конкурс программасында хор, вокаль-инструменталь, инструменталь коллективлар, хореография ансамбльләре, төрле жанрдагы солистлар, нәфис сүз осталары катнашачак.

Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» IX Республика үзешчән башкаручылар фестивален оештыруга һәм уздыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 10 008,0 мең сум юнәлтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International