Илкүләм проектларны актив гамәлгә ашыру дәвам итә. 2026 елның 1 апреленә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнарның үтәлеше 9,3 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 17,2 процентын тәшкил иткән. Нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
- “Гаилә” – 3,9 млрд сум;
- “Пилотсыз авиация системалары” – 2,0 млрд сум;
- “Тормыш өчен инфраструктура” – 1,5 млрд сум;
- “Яшьләр һәм балалар” – 1,1 млрд сум.
2026 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 53,8 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан 28,8 млрд сумы – федераль бюджет акчалары исәбеннән һәм 25,0 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбеннән юнәтеләчәк.