2026 елга республика бюджетында Татарстанның авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүләр бирү өчен 211,8 млн. сум каралды

2026 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Авыл җирендә, шәһәр тибындагы поселокларда даими яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер мәртәбә түләү турында» 2018 елның 9 февралендәге 67 санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2026 елның 23 маендагы 734 санлы карары нигезендә түләүләр күләме арттырылды:

Татарстан Республикасы территориясендәге авыл җирендә, шәһәр тибындагы поселокларда даими яшәүче 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга мөрәҗәгать итү датасына кимендә өч ел, беренче баласы туганда 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр;

Татарстан Республикасы территориясендәге авыл җирендә, шәһәр тибындагы поселокларда даими яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга мөрәҗәгать итү датасына кимендә өч ел, өченче һәм аннан соңгы һәр бала туганда 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр.

2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджетында бер мәртәбә бирелә торган түләүләр бирү чыгымнарына 2026 елда 211,8 млн.сум күләмендә чаралар каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International