Илдар Халиков Россиядә күчемсез милек һәм эшкуарлыкны үстерү буенча Castorama компаниясе директоры Мишель Шез белән очрашты

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россиядә күчемсез милек һәм эшкуарлыкны үстерү буенча Castorama (“Касторама”) компаниясе директоры Мишель Шез белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин,ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Ике яктан да катнашучылар “Касторама” компаниясенең республика базарына чыгу мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Кунакны сәламләп, Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International