Икътисадый совет утырышы

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы икътисадының киләчәк үсеше квалификацияле кадрлардан, формалаштырылган һәм өлгергән хезмәт базарыннан башка мөмкин түгел. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте. 

Утырыш Татарстанда хезмәт базарының үсешенә багышланды һәм республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда бүген эшсезлек дәрәҗәсе уртача Россия күрсәткечләреннән һәм Идел буе федераль округы күрсәткечләреннән түбәнрәк һәм хезмәткә сәләтле халыкның 3,8%ын тәшкил итә.

Шул ук вакытта «яшерен хезмәт базары» мәсьәләләре бик җитди тора, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Мунициципаль районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, ул, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә, «яшерен хезмәт базары»н кыскарту буенча эш алып барырга өндәде.    

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, хезмәт базарындагы 35 мең вакансиянең яртысы төзелеш һәм эшкәртү сәнәгатенә туры килә. Шул ук вакытта әзерлекле белгечләр ихтыяҗ санынна артып киткән очраклар да күп.

«Шуңа бәйле рәвештә югары уку йортларына кабул итүнең контроль саннарын формалаштыру һәм бүлү системасында кардиналь үзгәрешләрне гамәлгә ашырырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Беренче чиратта мәгариф оешмаларының куәте түгел, ә предприятиеләрнең кадрларга булган ихтыяҗы исәпкә алынырга тиеш».

Урта һөнәри белем учреждениеләрен тәмамлаганнар арасында да  диспропорция күзәтелә, диде Рөстәм Миңнеханов.  

«Безнең бурыч: һөнәри белем системасын җайлаштыру, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруны дәвам итү», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.   

«Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына предприятиеләрнең укыту үзәкләренең уку-укыту программаларын һәм   технологияләрен өйрәнергә һәм практикада гамәлгә ашырырга, эш бирүчеләргә уку-укыту программаларын эшләүгә активрак кушылырга, урта һөнәри белем учреждениеләре белән шефлык элемтәләре урнаштырырга кирәк. Һәм ресурс үзәкләре дә - шушы икътисадый бурычны хәл итәргә тырышу үрнәге», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

«Югары уку йортларында теге яисә бу һөнәргә заявка биргән эш бирүчеләр дә укытырга тиеш», - диде ул.

Моннан тыш, «Ворлд Скиллз» бөтендөнья стандартларын да системалы рәвештә гамәлгә кертергә кирәк, ә яңа һөнәр үзләштерергә теләүче гражданнар 3-6 ай эчендә яңа һөнәрне үзләштерә алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш. 

Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов яшьләрнең республикадан читкә китү мәсьәләсен дә күтәрде.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов яшьләр өчен һөнәри юнәлеш бирүнең әһәмиятен билгеләп үтте.   

«Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы процессларны җайга салу» нотыгы белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International