Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды. 

Утырышта компаниянең 2016 елның тугыз ае эчендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды.

«Татнефть» компаниясе чыгарган гомуми нефть күләме (ярдәмче җәмгыятьләрне исәпкә алмыйча) 20 млн. 851 мең тонна тәшкил итте, бу үткән елның шушы чорына карата 4,9 процентка артык. 328 яңа нефть чыгару скважинасы һәм 422 басым ясау скважинасы эксплуатациягә кертелде. Юлдаш газны җыю күләме 700 млн. куб. метр тәшкил итә, бу үткән елның шушы чорына карата 4,8 процентка артык.

Төяп җибәрелгән продукцияне реализацияләүдән 2016 елның 9 ае эчендә табыш-брутто 427 млрд. сум тәшкил итте.  

«Татнефть» компаниясенең 2017 елга түләү чаралары хәрәкәте бюджет  проекты расланды (берләштерелмәгән нигездә). Барлык статьялар буенча бюджет чыгымнары фаразланучы чаралар белән тулысынча каплана.   

Компаниянең Директорлар советы 2017 елга нефть чыгару һәм геологик-техник чаралар планнарын карады. 2016 елда «Татнефть» төркеме буенча көтелүче нефть чыгару күләме – 28,5 млн. тонна (үткән елның шушы чорына карата 4,6 процентка артык), шулардан 28,2 млн. тоннасы – «Татнефть» компаниясендә (аеруча үзле нефтьне дә кертеп – 833 мең тонна һәм 353 мең  тонна – өстәмә компанияләрдә).   

Геология разведка эшләре турындагы мәгълүматны тыңлаганнан соң, Директорлар советы тарафыннан геология разведка стратегиясен, 2025 елга кадәр геология разведка эшләрен башкаргандагы максатлар һәм инновацион чаралар расланды. 2020 елга нефть чыгару күләме елына 30 млн. тонна дип карала, 2025 елга запасларны торгызуны тәэмин итү бурычы елына 36,7 млн. тоннадан артык булачак дип фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International