Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегатлары Татарстанның инвестицияле һәм икътисадый потенциалы белән танышачак

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында  Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының икенче утырышы узды. Биредә быел августта үтәчәк масштаблы форумга караган оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

“Беренче утырыштан бирле Оештыру комитеты тарафыннан зур әзерлек эшләре башкарылды, - дип искәртте утырыш башында Дәүләт Советы Рәисе, оештыру комитеты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, - эшләр тәмамлануга якынлаша, бүген чараларны һәм оештыру мәсьәләләрен тагын бер кат карап чыгарга кирәк”.

Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы корылтае Казанда 2-6 август көннәрендә үтәчәк, аның эшендә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән  барлыгы 800дән артыграк делегатның катнашуы күздә тотыла.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта төбәкләр белән эш тәмамланып килә. Аннан соң делегатларның (алар арасында атаклы җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, эшмәкәрләр, белем бирү һәм мәдәният өлкәсе вәкилләре, иҗатчылар, язучылар) тулы исемлеге билгеле булачак. Корылтайда дәүләт бүләкләре, шулай ук татар халкының иң күренекле вәкилләренә "Милләт каһарманы" ордены тапшырылачак. Форум эшен федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларыннан 128 журналист яктыртачак, пресс-үзәк эшләячәк.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев сүзләренчә, Корылтайның пленар өлеше, секцияләр эше, түгәрәк өстәлләре һәм моназара мәйданнарыннан тыш, кунакларга бай мәдәни программа да әзерләнә.

Моннан тыш, делегатлар Татарстанның инвестицияле потенциалы, Инвестицияле үсеш агентлыгы, “киләчәк шәһәре” Иннополис белән таныша алачак. Махсус күргәзмәдә республиканың иң эре предприятиеләренең казанышлары тәкъдим ителәчәк (КАМАЗ, ТАИФ, Татнефть, Ак Барс холдинг, Вертолет заводы һ.б.).

Оештыру комитеты утырышы азагында Фәрит Мөхәммәтшин тагын бер кат Бөтендөнья татар конгрессының VI Корылтаеның республиканың иҗтимагый-сәяси һәм барлык татар халкы тормышында гаять әһәмиятле вакыйга булуын искәртте һәм аны оештыруны югары дәрәҗәдә башкарырга кирәклеген билгеләде.

Оештыру комитетының йомгаклау утырышы Корылтай алдыннан, 28 июль көнне үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International