Дәүләт Думасы беренче укылышта 2022 елга, 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына федераль бюджет проектын кабул итте. Икенче укылыш 23 ноябрьгә планлаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д.Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләренең 2021 елның 9 аендагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм ел ахырына кадәр бурычлары буенча киңәшмә уздырды. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда 2021 елга, 2022 һәм 2023 елларның план чорына республика бюджетына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Закон проекты тарафыннан 2021 елның керем өлешен 44 млрд. 691 млн. сумга арттыру каралган.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 5 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документны икенче укылышта караячаклар.
Беренчел һәм социаль йөкләмәләрне үтәү өчен катгый финанс дисциплинасын үтәүне дәвам итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Агымдагы елның 9 ае эшенә йомгаклар ясалды һәм ел ахырына кадәр бурычлар каралды.
Россия соңгы вакытта авыру арту фонында инфекциягә каршы көрәшкә көненә уртача 3,6 миллиард сум акча сарыф итә, дип хәбәр итте РФ финанс министры Антон Силуанов.
Бюджет керемнәрен фаразлаганда берникадәр авырлыкларга карамастан, Президентыбыз тарафыннан ике бик мөһим юнәлеш буенча ташламалар бирү һәм аларны саклап калу буенча карар кабул ителде. Беренчедән, аларның максаты – республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү бурычын үтәү.
Икенче юнәлеш – кече һәм урта бизнеска ярдәм. 2020 елда салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча ташламалар күләме 1,4 млрд. сум тәшкил итте. Әлеге системаны куллана башлаган елга караганда, ташламалар күләме җиде тапкыр артты. Моннан тыш, муниципаль район территориясендә урнашкан сәнәгать паркы территориясендәге инфрастуктура объектларыннан файдаланучы кече һәм урта эшмәкәрләр өчен кайбер салымнар буенча агымдагы елда яңа ташламалар бирелде.
РФ хакимияте физик затлар керемнәренә салым өлешендә киләсе өч елда нинди дә булса үзгәрешләр планлаштырмый, дип белдерде Россия финанс министры Антон Силуанов, Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитетында чыгыш ясаганда.
Бүген Дәүләт Советында «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына республика бюджеты турында» матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин һәм финанслар министры Радик Гайзатуллин җавап бирде.