ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2021 ел
шимбә

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы 11 июньдә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Депутатлар 41 мәсьәләне карарга планлаштыра, шул исәптән федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча Дәүләт Советының 7 закон чыгару инициативасы, республика законнарының 11 проекты һәм 14 федераль закон проекты.


4
июнь, 2021 ел
җомга

Россия Федерациясе субъектларының берләштерелгән бюджетларын үтәү керемнәрнең һәм чыгымнарның үсеш темпларының уңай динамикасы, шулай ук «үз» керемнәренең уңай динамикасы белән характерлана.

Агымдагы елның 4 аенда барлык категория хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме, якынча бәяләүләр буенча, 63,7 млрд. сум тәшкил итте, узган елга карата чагыштырма бәяләрдә – 100,1%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Социаль-мәдәни объектларны, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салым һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар 2020 елга республика бюджетын үтәү нәтиҗәләре, шулай ук 2020 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар кайбер салымнар буенча ташламалы ставкаларның гамәлдә булуы озайтылган закон проектларын карады.

Кече һәм урта бизнесны үстерү, бигрәк тә хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә, шулай ук аның ВВПдагы өлешен арттыру иң нәтиҗәле контрциклик чараларның берсе булып тора, шуңа күрә бу сектор өчен шартларны камилләштерү өстендә даими эш алып барыла. Бу хакта Статс-сәркатип - финанс министры урынбасары Алексей Сазанов ПМЭФ сессиясендә "Кече бизнес роле революциясе: яңа мәсьәләләр, яңа максатлар" дип белдерде.

Федераль бюджетның нефть-газ керемнәренең төп дәрәҗәдән нефтькә булган бәяләрне арттыру белән бәйле рәвештә көтелә торган өстәмә күләме 2021 елның июнендә 215,8 млрд сум күләмендә фаразлана.

Хәерле көн, коллегалар. Бездә тавыш бирү күрсәткәнчә, залдагы кешеләрнең 12% югары бюджет дефицитларын саклауны хуплый.

Россиядә бюджет алга китеше турында барысы да беләләр, без киләсе елда нормаль бюджет сәясәтенә чыгабыз, шуңа күрә монда кризика каршы торуның нәтиҗәсе буларак "кирәгеннән артык бюджет дефицитлары" дип язылган - моны беркем дә, шул исәптән Финанс министрлыгы да хупламагын аңлыйсыздыр.


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

1 июньдә традицион рәвештә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан балаларга бюджет чыгымнары турында мәгълүмат әзерләнде.

Россия Финанс министрлыгы федераль бюджет проектын формалаштырганда гаилә һәм балаларга ярдәм итүгә җибәрелә торган чаралар күләме турында мәгълүмат әзерли - ул "балалар бюджеты" дип аталган.


31
май, 2021 ел
дүшәмбе

Urals маркалы нефтькә 2021 елның гыйнвар - май айларында уртача бәя баррель өчен 61,62 доллар тәшкил итте, 2020 елның  шушы ук вакыт аралыгында ул баррель өчен 39,2 доллар булган иде. 

2021 елның май аенда Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 66,63 доллар тәшкил итте, бу 2020 елның май аендагы бәягә караганда 2,1 тапкырга артык. Ягъни узган елның маенда баррель өчен 31,04 доллар иде. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International