ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Россия Финанслар министрлыгының финанс сәясәте Департаменты финанс фәнни-тикшерү институты белән бергә 2015 елның 17 июнендә  "Дәүләт катнашы белән эшләүче компанияләрнең дивидент сәясәте"  темасына түгәрәк өстәл уздырды.

16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 16 июнендә Россия финанслар министрлыгында "Россия Финанслар министрлыгының бөтен кеше өчен ачык белешмәләрне функциональ һәм технологик башкаруга һәм паспортларга мохтаҗлык" мәсьәләсе буенча белгечләр белән очрашулар дәвам итә.
Июнь башында Ставропольда "Россия Федерациясендә халыкның финанс белемен үстерүгә хезмәттәштлек итү" исемендәге Россия Финанслар министрлыгының Проектын гамәлгә ашыру кысаларында төбәкләрдә гамәлгә ашырылу буенча тәҗрибә уртаклашу максатында регионара семинар узды.

15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Kazansummit халыкара икътисадый саммиты – ислам дөньясы илләре белән эшләү өчен Россиянең төп мәйданчыгы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Kazansummit-2015дә катнашучылар белән эшлекле иртәнге ашта хәбәр итте.

Искәртәбез, Россия һәм ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit халыкара икътисадый саммиты бүген Татарстан башкаласы Казанда («Корстон» КСКК) ачылды. Беренче чара «Россия һәм ИХО инвестицияләре һәм сәүдәсе» эшлекле иртәнге ашы булды.


14
июнь, 2015 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми төстә кабул итүгә 922 елга багышланган "Изге Болгар жыены"н бәйрәм итүдә катнашты. Чара Борынгы Болгар шәһәре территориясендә узды. Быел бәйрәмгә Россияненең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 30 меңнән артык кунак килгән. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмыйгуллин, Россия Югары мөфтие Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев һәм башкалар катнашты.


13
июнь, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 42 муниципаль берәмлектә 999 объектның 996 сында торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эш башланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.


12
июнь, 2015 ел
җомга
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Россия көне белән тәбрик итәм!
Илебез дәүләтчелегенең меңъеллык тарихы бар, ләкин чирек гасыр элек булган вакыйга анда аеруча урын алып тора. Россия дәүләт хакимиятенең иң югары органы, дәүләт бәйсезлеге турындагы Декларацияне кабул итеп, җәмгыяви үсеш барышын кискен үзгәртте, илебезнең статусын һәм ролен билгеләде.
Бүген без Россия Федерациясенең икътисади һәм хәрби кодрәте белән хаклы рәвештә горурланабыз. Кешеләрдә ышаныч һәм оптимизм арта, халык бердәмлеге ныгый.

11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында министр урынбасары Данил Волков 2015 елның 5 ай нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы бюджетына түләнүче табышка салымны киметкән кредит оешмалары вәкилләре белән киңәшмәләр уздырды. Шулай ук киңәшмәләрдә 2015 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасының тупланма бюджетына кертәчәк түләүләр һәм финанс-хуҗалык эшчәнлек нәтиҗәләре дә тикшерелде.

10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
"2014 ел бюджеты үтәлешен раслау турында" ТР Законы проекты белән Дәүләт Советы депутатларын ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Ул закон проектын беренче укылышка тәкъдим итте. Парламентарийлар документны тикшерү нәтиҗәсендә аны тулысынча кабул итте.

9
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов РФ икътисадый үсеш министры урынбасары - Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлык җитәкчесе башлыгы Ольга Дергунова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы һәм Росимущество арасындагы хезмәттәшлек темасы күтәрелде. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Дергунова республикада җир мөнәсәбәтләрен камилләштерү мәсьәләләре буенча да фикер алышты. Очрашуда шулай ук Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлыкның Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева да катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International