ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2014 ел
җомга
2014 елның 19 июнендә Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында Татарстан Республикасының тармаклы министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләре катнашында 2014 елда социаль-мәдәни өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Россия Финанслар министрлыгы департаменты директоры Л.З.Шнейдман 2014 елның 20 июнендә "Аудитор хезмәтләре базарына аудитор оешмаларының эшчәнлегенең тышкы сыйфатын тикшерү йогынтысы. Аудитор оешмаларының эш сыйфатын арттыруның төп юнәлешләре" түгәрәк өстәлендә катнашты. Әлеге чара Росфиннадзор һәм Идел буе федераль университет тарафыннан оештырылды һәм Казанда узды. Түгәрәк өстәлдә үзләрен үзе җайга салучы аудитор оешмалары, аудитор һәм фәнни җәмәгатьчелек катнашты.

19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ белән CNCEC (Кытай милли химик-инжиниринг компаниясе) компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандумга имза салынды. Документка «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм CС7 компаниясе идарәсе рәисе Су Фуцян имза салды.

Имза салу тантанасында КХРның РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ли Хуэй һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чара Ли Хуэй һәм Рөстәм Миңнеханов очрашуы кысаларында уздырылды.

Милли Байлык акчалары (ФНБ)  инвестицион проектларга график буенча бүленәчәк, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры урынбасары Сергей Сторчак. "Чараларны бълеп биръ буенча үтә дә тәгаен график төзеләчәк, - диде ул. - Акчаларның чыгып биш ел буе тотылмавына без юл куймыячакбыз".

Коллегиядә катнашучылар Бюджет кодексының яңа редакциясен тиз арада эшләп бететергә кирәклеген ассызыклады. Әлеге закон проектын тулыландыру һәм яхшырту буенча тәкъдимнәр дә әйтелде.


18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Россия 2013 елда халыкара үсешкә рәсми ярдәм күләмен 30% - 610 миллион долларга кадәр арттырды, дип хәбәр итте журналистларга РФ Финанслар министры урынбасары Сергей Сторчак. Россия тәкъдим итүче ике яклы һәм күпкырлы ярдәм 2013 елда 58% һәм 42% тәшкил итте: ягъни ике яклы форматта бирелүче ярдәм күләме күпкырлы ярдәмгә караганда 1,4 тапкырга артыграк. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә конкурентлык һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.  Утырышны РФ Хукүмәте Йортында Россия вице-премьеры Игорь Шувалов уздырды. 

Чираттагы регуляр Хөкүмәт комиссиясе утырышында базарларның бөтен төрләрендә конкурентлык мәсьәләләре турында сүз барды. Төп нотык белән РФ Федераль монополияләргә каршы хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев чыгыш ясады.


17
июнь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае делегациясе белән очрашты. Очрашуга кадәр ул Көньяк Моравия крае губернаторы Михал Гашек белән фикер алышкан иде.

Делегация 16-18 июньдә Татарстанда эш сәфәрендә. Бу Чехия Республикасы вәкилләренең җавап визиты булып тора. Искәртеп узабыз: узган елның апрелендә Татарстан делегациясе Чехиядә эш сәфәрендә булган иде.

“Без Чехиядә күргәннәрдән уңай хис-кичерешләр алган идек, сезнең Татарстанга җавап визитыгыз безне күп кенә проектлар буенча якынайтыр дип ышанам”, - дип билгеләп үтте, очрашуны ачып, Татарстан Президенты. Татарстан Чехия Республикасы белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр, фән, мәгариф, төзелеш, инновацион мәсьәләләр һ.б. өлкәсендә хезмәттәшлек итү белән кызыксына.


16
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Мәскәү, Санкт- Петербург һәм тагын берничә төбәк быел салым түләүчеләрнең консолидацияләнгән төркемнәрнең гамәлләре сәбәпле  бюджеттан өстәмә ярдәмгә өмет итә ала. Финанслар министрлыгы хисаплары буенча, югалтулар күләме 63 млрд. сум тәшкил иткән. Төбәкләргә бюджет ярдәмен арттыру кысаларында алар түләнәчәк.

14
июнь, 2014 ел
шимбә

РФ Хөкүмәте 2014-2016 елларда бюджет сәясәте турында Президентның Бюджет юлламасының төп юнәлешләрен гамәлгә ашыру буенча хисап тотты. Мәсәлән, Бюджет кодексының программалы-максатчан идарә итү методларын үстерү буенча эш алып барылган. 2016 елга кадәр бюджет беренче тапкыр 39 төп дәшүләт программасы нигезендә формалаштырылган. "РФ пенсия системасын үстерү", "Илнең оборонага сәләтлелеген тәэмин итү", 2020 елга кадәр РФ Арктик зонасын социаль-икътисади үстерү" дәүләт программаларын кабул иткзннзн соң, "программалы" чыгымнар өлеше 90% артып китә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International