Узган атнада Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 16 августындагы 1420 номерлы карары кабул ителде, аның нигезендә кече һәм урта бизнес өчен яңа кредит линиясе җибәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2023 елга һәм 2024-2025 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджетын формалаштыру мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмә узды.
Кече һәм урта бизнеска инвестиция максатларына 3-4,5 % белән акча алырга мөмкинлек бирә торган яңа ташламалы кредит продукты бирелә башлады. Тиешле карарны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады. Процент ставкаларын төп күрсәткечләрдән түбәнрәк билгеләргә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча илкүләм проект («1764» программасы) кысаларында процент ставкасын субсидияләүне һәм Россия Банкы һәм КУЭ Корпорациясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган кредит бирүне стимуллаштыру программасы (ПСК) буенча ташламалы фондны бергә кушу нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Татарстан Республикасында 752 мең га мәйдан суктырылган, ягъни планнан 50%. Уңыш уртача 38,3 ц/га булган 2,9 млн. тонна тәшкил итте. Урып-җыю барышы турындагы мондый мәгълүматлар Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә яңгырады. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча контракт системасы мониторингы күрсәткәнчә, моңарчы күрелмәгән санкцион басым аның эшенә сизелерлек йогынты ясамаган, система тотрыклы эшли. Бу хакта Департамент директоры урынбасары Артем Гриненко "Контракт системасы турындагы законнарның яңа кагыйдәләре: беренче нәтиҗәләр, сатып алуларны тормышка ашырганда төп проблемалы мәсьәләләр" "Армия-2022" форумы кысаларында "түгәрәк өстәлдә сөйләде.
Татарстанның «Яр Чаллы» һәм «Чистай» Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре өч яңа резидент белән тулыланды. 67,5 млн сумлык инвестиция проектлары Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – төбәк икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында республиканың социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзү комиссияләренә карап тикшерүгә тәкъдим ителде.
2022 елның 15 июленнән 2022 елның 14 августына кадәр мониторинг чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен 83,06, яки тоннага $606,4 тәшкил иткән. Россия Финанс министрлыгы исәпләүләре буенча, РФдә нефтькә экспорт пошлинасы 2022 елның 1 сентябреннән $1,0 долларга төшәчәк һәм тоннага $52,0 тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2023 елга һәм 2024-2025 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджетын формалаштыру мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмә узды.