Бүген Казанда гөрләп Сабантуе узды. Мирный поселогындагы Каенлыкта уздырылучы Сабантуенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федарациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, Казан мэры Илсур Метшин, Стамбул мэры Кадыйр Топбаш һәм башкалар катнашты.
Мәртәбәле кунаклар визиты Татарстан Республикасы мунициципаль районнары оештырган Сабантуйның традицион милли өй яны хуҗалыкларын караудан башладылар. Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Патрушев Кукмара, Балык Бистәсе районнары оештырган өй яны хуҗалыгын, халык һөнәрләре осталары эшен күзәттеләр. Лаеш районы ишегалдында Патрушев «городки» уйнап карады.
Бүген Казан Кремлендә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ белән CNCEC (Кытай милли химик-инжиниринг компаниясе) компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандумга имза салынды. Документка «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм CС7 компаниясе идарәсе рәисе Су Фуцян имза салды.
Имза салу тантанасында КХРның РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ли Хуэй һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чара Ли Хуэй һәм Рөстәм Миңнеханов очрашуы кысаларында уздырылды.
Коллегиядә катнашучылар Бюджет кодексының яңа редакциясен тиз арада эшләп бететергә кирәклеген ассызыклады. Әлеге закон проектын тулыландыру һәм яхшырту буенча тәкъдимнәр дә әйтелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә конкурентлык һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Утырышны РФ Хукүмәте Йортында Россия вице-премьеры Игорь Шувалов уздырды.
Чираттагы регуляр Хөкүмәт комиссиясе утырышында базарларның бөтен төрләрендә конкурентлык мәсьәләләре турында сүз барды. Төп нотык белән РФ Федераль монополияләргә каршы хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев чыгыш ясады.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае делегациясе белән очрашты. Очрашуга кадәр ул Көньяк Моравия крае губернаторы Михал Гашек белән фикер алышкан иде.
Делегация 16-18 июньдә Татарстанда эш сәфәрендә. Бу Чехия Республикасы вәкилләренең җавап визиты булып тора. Искәртеп узабыз: узган елның апрелендә Татарстан делегациясе Чехиядә эш сәфәрендә булган иде.
“Без Чехиядә күргәннәрдән уңай хис-кичерешләр алган идек, сезнең Татарстанга җавап визитыгыз безне күп кенә проектлар буенча якынайтыр дип ышанам”, - дип билгеләп үтте, очрашуны ачып, Татарстан Президенты. Татарстан Чехия Республикасы белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр, фән, мәгариф, төзелеш, инновацион мәсьәләләр һ.б. өлкәсендә хезмәттәшлек итү белән кызыксына.