ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципалитетлар вәкилләре белән видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә узды. Анда Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы вәкилләре дә катнашты.


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

 

Федераль бюджетның нефть-газ керемнәренең төп дәрәҗәдән нефтькә булган бәяләрне арттыру белән бәйле рәвештә көтелә торган өстәмә күләме 2021 елның мартында 116,9 млрд сум күләмендә фаразлана.


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Җинаятьләрне кисәтү һәм коррупция өчен шартларны минимальләштерү буенча актив эшне дәвам итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү Комиссиясе утырышында хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

 

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда технопарклар һәм инновацион-технология үзәкләре өчен, шулай ук салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы эшкуарлар өчен салым ташламаларын озайттылар.


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

2020 елда федераль бюджетка кергән финанс активларына ФНБ акчаларын урнаштырудан кергән керемнәр 345 337,4 млн. сум тәшкил иткән (шул исәптән Россия Банкында валюта счетлары буенча процентлар - 81 291,9 млн. сум, башка финанс активларына кертемнәрдән керемнәр - 264 045,5 млн. сум, шул исәптән Саклык банкы ҖАҖ Гадәти акцияләр буенча дивидендлар 211 188,0 млн. сум).

Узган ел Татарстан Республикасының планлаштырылган салым керемнәре тулы күләмдә кермәде, әмма эшкуарларга ташламалар бирелде

Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2021 елның гыйнвар-февралендә баррель өчен $57,6 күләмендә, 2020 елның гыйнвар-февралендә - баррель өчен $58,13 тәшкил иткән.

G20 финанс ведомстволары җитәкчеләре дөнья икътисадын үсеш траекториясенә кайтару чаралары турында фикер алыштылар. Очрашу 26 февральдә Италия рәислегендә видеоконференцэлемтә форматында узды. Анда РФ финанс министры Антон Силуанов катнашты.


24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.


22
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында М-12 трассасын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International